“Әни җылысын саклап“
20 декабрь көнне Хлыстово авыл китапханәчесе Ахтямзянова Кәүсәрия Апас үзәк китапханәсендә узган язучы Гөлнур Айзатның “Җиһаннур” китабын тәкъдим итү “Әни җылысын саклап“ кичәсендә катнашты. Гөлнур Айзат тумышы белән Апас районы Иске Әнәле авылыннан, бүгенгә көндә Буа шәһәрендә яшәп иҗат итә. Күп төрле исемнәргә һәм премияләргә лаек булган Татарстанның атказанган укытычысы, РФ нең мәгариф отличнигы, Гомәр Толымбай һәм Саҗидә Сөләйманова премиясе, Каюм Насыйри премиясе дипломантына ия булган укытучы, шагыйрь, язучы.
Китапның төп герое – Җиһаннур, Апас районы Дүртиле авылында туа, 1930 елларда аларның гаиләсе сөргенгә сөрелә. Тормышның төрле авыр сынауларын кичеп, 1953 елны язмышы аны Алабуга районы Ядегәр авылына китерә. Ятим калган балаларны үз канаты астына алып ул яңа тормыш башлый. Үз балалары кебек 11 балага йөрәк җылысы биргән, кадерләп тәрбияләгән, гаилә җылысын саклап, Әти кешегә ихтирам, хөрмәт тәрбияләгән, бөек - Ана ул. Әлеге кичәдә Җиһаннурның балалары, Алабуга районы Ядегәр авылында туып – үскән балалар да катнашты.