Миңзифа Әхмәтшина
Сөләйманова исемдәге “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе җитәкчесе – Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы язучы Миңзифа Әхмәтшина. Ул алты – “Мәхәбәт дастаны”, “Күңелем канаты”, “Сары яулык”, “И, хатын-кыз!”, “Табылдык”, “Яшәгән, ди, кәбестә” китаплары авторы.
Миңзифа Әхмәтшина Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре (2018), Р.Төхфәтуллин (2010), К.Тимбикова (2017), әдәби премияләр, С.Сөләйманова (2013) исемендәге кызыксындыру премиясе лауреаты.