Рафаил Газизов

 1947 елның 26 апрелендә Татарстанның Мамадыш районы Кирмән Башы (Кече Кирмән) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе – Шәкүр – Бөек Ватан сугышы ветераны, танкист, “Кызыл Йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнгән. РайФО инспекторы, әнисе Хөснурый – авыл советы секретаре. Энесе – Илсур (1950). 1951 елда әтиләре үлә, аларны әниләре үстерә.

 

 1954-1962 елларда Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбендә укый. Чаңгыда узышу буенча район чемпионы. 1962 елда мәктәп командасы “Пионерская правда” гәҗите призына уздырылган ярышта җиңү яулый, кубок ала, СССР чемпионы була. 1962-1965 елларда Мамадыш шәһәренең икенче мәктәбендә белем ала.

 1966-1972 – КДУ да, ә 1981-1986 елларда КДПН укып ике югары белем ала.

 1965-2010 елларда, 45 ел туган авылында укыта. 7 ел сигезьеллык, 30 ел урта мәктәп директоры. Мәктәпкә МТЗ-82 тракторы, 2 КАВЗ автобусы, йөк машинасы ала. 4 бүлекле гараж, 30 тонналы яшелчә саклагыч төзи.

 Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре, Җәмәгать эшчәнлеге өчен 1970 нче елда юлбашчының 100 еллыгы уңаеннан “Фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Аңа 1988 елда Рәсәйнең Мәгариф отличнигы, 1994 нче елда Татарстанның атказанган укытучысы,  ә 2007 нче елда Атказанган мәгърифәтче исемнәре бирелә.

 25 ел дәвамында Сабантуй бәйрәмнәрен, Яңа ел кичләрен алып бара. Мамадыш районының Казандагы иҗат концертлары, Балтачтагы сәнгать әһелләре чыгышларын да ул алып бара, сценарий авторы да Р.Газизов.

 «Кызыл партизан» колхозында 7 ел комсомол прожекторы чыгара, шунысы кызык: гел шигырь белән. 13 ел хуҗалыкның халык контроле группасын җитәкли. Мәктәптә музей ача. Мәктәпнең коридор диварларын, сыйныф бүлмәләрен дә йөзләгән иҗади портретлар бизи: Кол Галидән башлап Илһам Шакировка кадәр. Авторы – Эрот Зарипов. Һәр рәсем астына кирилл, латин, гарәп алфавиты белән язылган белешмә бирелә.

 Сабантуе мәйданы янындагы Бакырчы чишмәсен Кирмән исеменә туры китереп тарихи – сәнгате эшләүне Рафаил Халык рәссамы Равил Хаҗиәхмәтовка, улы Ниязга тапшыра. Төзү материаллары, акча таба.

 Мәктәп көче белән зиратларны чистарту да аның башлангычы. Түбәнге зиратны коймалауга ул җитәкчелек итте. Алтмыш яшьлек бәйрәме дә тарихта кала, чөнки күршеләре белән үз урамнарына таш юл җәйдерү шуңа дәлил.  Үз машиналары белән ком, таш ташадылар, үзләре җәйделәр. 37 ел мәктәп директоры булганда аның таланты шунда: колхоз урман хуҗалыгы, юл төзү, РайФО, башка оешма җитәкчеләрен туган авылындагы эшләргә туплый алды.

 Түбән сыйныфларда укыганда такмаклары мәктәп гәҗитләрендә күренә башлаган малайның Мамадышта укыганда мәкалә, шигырьләре район гәҗитендә басыла. 1975 елда, яңа мәктәп төзә башлаган, шуңа да язуын ташлаган Рафаил янына Шәйхи Маннур килә һәм директорны усал туздыра. 1980 елда яңа мәктәп тә төзелеп бетә, ни кызганыч, Шәйхи Маннур да үлеп китә. Иҗатны ташлаган Рафаил Газизовны бу хәл тетрәтә һәм ул төне буе “Шагыйрь мәңгелеккәм китеп бара...” исемле баллада яза. 1980 елның 10 нчы июнь төненнән соң инде аның иҗат итүдән туктаганы юк. Чөнки язучылык вазифасы аңа юкка бирелмәгәндер... Остазлары дип Шәйхи Маннур, Илдар Юзеев, дусты Зөлфәт, Гариф Ахунов, Туфан Миннуллины саный.

 Республика гәҗит-журналларында шигырьләре басылучы автор буларак Р.Газизов 1985 -“Бөре керфекләре”,  1988 -“Җиләклк алан”, 1990-“Чөгендер хикмәтләре”, 1994тә “Хат” исемле  шигырь китапларын Татарстан китап нәшриятында бастыра.

 1998 елда “Түбән оч малайлары”, “Кичер, кичерә алсаң” хикәя җыентыкларын Гариф Вхунов, Зөлфәт, Вахит Имамов, Айдар Хәлим, Рәфыйкъ Шәрәфиев югары бәялиләр.

 2003 елда шагыйрь һәм прозаик, ул 1992 елдан язучылар берлегендә, “Бүләгем” исемле шигырь, катнаш әсәрләр тупланган “Ак Болыт” китапларын бастыра. 2004 елда “Чакматаш” шигъри җыентыгы дөнья күрә.

 Мамадыш районы хакимияте үтенече буенча Мамадыш төбәге энцеклопедик басмасына баш мөхәррир һәм автор буларак алынган язучы биш кешелек иҗат төркеме төзи, фанатикларча эшләп, 2005 һәм 2007 елларда “Мамадышым – язмышым – Мамадыш – судьба моя» исемле китаплар бастыра. Р.Газизовның эшчәнлеге бәяләнә, аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә, халык мәхәббәтен яулый. Ул – Мамадыш гимнының сүзләре авторы да.

 Сабыйлар өчен язылган “Бүләгем” китабы шагыйрьгә зур мәртәбә китерә. Дөньяның 168 илен берләштерүче “Ай-Би-Би” оешмасы, аның штаб-квартирасы Швецариянең Базель шәһәрендә, үзенең Кытайда узган ХХХ конгрессында, сентябрь -2006, Рафаил Газизовка Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара Мактау дипломын тапшыра. Бигрәк тә куанычлысы шул: бүләк авторга шигырьләрнең сыйфаты өчен бирелә. Автор моны Аллаһ бүләге дип кабул итә. Бу бүләккә Татарстанда Халык шагыйрьләре Шәүкәт Галиев, Роберт Миннуллин гына лаек.

 2007 елда “Яшен ташы”, 2012 – “Бердәнбер”, 2014 – “Тәрәзәләр”, 2016 – “Саумы, болын” китаплары басылды. “Ачык тәрәзәләр” китабы ТКНың 2017 ел планында. Р.Газизов 9 шигырь, 7 проза китабы авторы.

 Композиторлар Илгиз Закиров, Вәсим һәм Валерий Әхмәтшин, Айдар Тимербаев көй язган дүрт дистә җыры бар. “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Татлы сагыш” җырларын ИлСаф, Азат Тимершәех җырлый. “Сине көтәм” җырын башкарып Илдар Әхмәтов Барс алды.

  Аның шәкертләре фән докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов, Вәрис Гали ТР язучылар берлегендә. Ул Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты.

 Яңа меңьеллыкта аңа Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Рәсәй Президенты медале – 2005 “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе 2007, “Мамадыш районы каршындагы казанышлар өчен медале” – 2014 тапшырылган. 2010 елдан ул Мамадыш район Советының “Хәтер” фонды директоры. Әфган, Чечен сугышы корбаннарына, чик сакчыларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына” шәһәрдә куелган, Баскан, Владимир, Норма, Су-Елга, Ылыя, Соколка авылларында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төзелгән һәйкәлләрдә аның зур өлеше бар. Туган авылында биш һәйкәлне ул төзетте. Авторы сынчы Әлфрит Әбдрәшитов. Күпләгән һәйкәлләрдә, дистәләгән төрле авыл зиратларындагы кабер ташларында аның шигырьләре, юл чатларында шулай ук.

 “Агымсу” иҗат берләшмәсендәге яшь авторларга, төрле төбәкләрдә яшәп иҗат итүче каләм әһелләренә дә Рафаил Газизов эчкерсез ярдәм итә: редакцияли, кереш сүз яза, китапларын төзергә, бастырырга булыша.

 Менә быел да, аның исемендәге төбәкара конкурс иълан ителде. I-ХI укучылары, ике төркемгә бүленеп, шигърият, проза, драматургия, халкыбыз фольклорын кулланып әкият жанрларында язган әсәрләре белән катнашачак. Конкурс Татарстан күләмендә генә үткәрелми, башка республика, өлкә балаларын да җәлеп итә. Шулай итеп, Рафаил Газизов бөтен яшәеше белән халкыбызга хезмәт итә.