Центральная детская библиотека

Китапларның да юбилее була

Әдәбият дөньясында танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, китаплар да юбилярлар була ала. Үзәк балалар китапханәсендә «Китапларның да юбилее була» дигән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә түбәндәге әсәрләр тәкъдим ителә: Андерсен Х.К. «Дюймовочка» (190 ел), Верн Ж. «Егерме мең лье су астында» (155 ел), Кэрролл Л. «Алисаның могҗизалар илендә маҗаралары» (160 ел), Шолохов М. А. «Нахаленок» (100 ел), Чуковский К. «Доктор Айболит», «Бармалей» (100 яшь),  Катаев В. П. «Полк улы» (80 яшь) һәм башкалар.