Сугыш һәм язмыш
8 февральдә фашистларга каршы көрәшүче яшь геройларны искә алу көне билгеләп үтелә. Үзәк балалар китапханәсендә узган «Сугыш һәм язмыш» батырлык сәгате шушы датага багышланды. Укучылар яшь патриотларның дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, ачы язмышлары, куркусыз булганнары өчен орден-медальләр белән бүләкләнүләре турында кызыксыну белән тыңладылар. Куркусыз яшь партизаннар -Зина Портнова, Лена Голикова, батыр малайлар- Валя Котик һәм Марат Казей, аларның батырлыклары безнең хәтердә мәңгегә калачак.