Фикерләр таратучы канатлар
Балалар китапханәсе укучысы Кәримуллин Риназ, 95,5 балл җыеп, «Крылья, разносящие мысли» халыкара онлайн-спринтында җиңүче булды. Әлеге мавыктыргыч интеллектуаль турнир эрудиция һәм тирән белем таләп итә торган индивидуаль уен рәвешендә оештырылды. Спринт кысаларында Китап мәдәниятенең төрле аспектларына: язу һәм китап тарихына, китапханә терминнарына, беренче басмаларга һәм танылган китап нәшриятларына, рәссам-иллюстраторларга, тәрҗемәчеләргә һәм әдәби тәнкыйтьчеләргә, шулай ук әдәбият жанрларына, язучыларга һәм әдәби геройларга куелган һәйкәлләргә багышланган биремнәр тәкъдим ителде.