Центральная детская библиотека

Бөтенроссия "Ел Экобиблиотекасы"

2025 елның 9 гыйнварында "Ел Экобиблиотекасы" VIII Бөтенроссия конкурсында җиңүче китапханәләр билгеле булды. Конкурс Россия китапханәләрендә әйләнә-тирә мохитне өйрәнүгә, торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән табигатьне саклау һәм экология эшчәнлеген үстерүне стимуллаштыру өчен оештырылды. Конкурс Россия Федерациясе территориясендә балалар һәм яшьләр белән даими рәвештә эш алып барыла торган китапханәләр шулай ук мәктәп китапханәләре арасында үткәрелә. Бу уңайдан безнең үзәк балалар китапханәсе дә конкурста катнашты, чөнки безнең китапханә экология темасына  багышланган  эш алып бара. Яшь укучылар белән һәр очрашу диярлек - Экология, флора һәм фауна дөньясы темасын яктырта. Китапханә базасында «Эколинки»клубы эшли, анда балалар рәхәтләнеп әйләнә-тирә дөнья белән танышалар. Әлеге белемнәргә таянып, балалар китапханәсе Бөтенроссия конкурсында "Елның Экобиблиотекасы" конкурсында катнашты һәм финалист булды.