Яңа ел фантазияләре
2025 елның 5 гыйнварында Үзәк балалар китапханәсендә «Яңа ел фантазияләре» дигән танып белү-уен сәгате узды. Балалар чыршы уенчыгын ясау тарихы турында белделәр һәм үзләре авторлык уенчык ясап карадылар. Яңа ел уенчыгын ясаганда төрле техника кулланылды. Кемдер агач эшләнмәләрне буяды, кемдер картон, фетр һәм фоамиран кулланды.