Центральная детская библиотека

Кыш бабайның туганнары

2025 елның 3 гыйнварында Үзәк балалар китапханәсендә «Кыш бабай туганнары» уен сәгате узды. Балалар виртуаль рәвештә төрле илләрдә булдылар: Россия, Франция, Италия, Америка, Бельгия һәм Норвегия, безнең Кыш бабайның якын туганнарының исемнәрен, нинди йортларда яшәүләрен, транспортның нинди төрендә йөрүләрен, бүләкләрне җыярга һәм ташырга кемнәр булышканын белделәр. Мастер-класста балалар зур күләмле котлау открыткасы ясарга өйрәнделәр.