Биектау авыл китапханәсе республикада иң яхшысы
Бүген Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә тарафыннан уздырырлган «Признание – 2024» конкурсын йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Биектау авыл китапханәсе бар.
«Модель булмаган китапханәнең модель эше» номинациясендә 14 яшькә кадәрге балаларга хезмәт күрсәтүче һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы китапханәләр арасында безнең Биектау авыл китапханәсе 1 урынны яулады.
Катнашучыларның осталыгы, китапханәне үстерүдә һәм камилләштерүдә новаторлык алымнары бәяләнде. Китапханәбезнең конкурс эше креатив һәм оригиналь булуы белән аерылып торды.