Татарстан Республикасының иң күп укучы гаиләләрен бүләкләү
Үзәк китапханә хезмәткәрләре бүген Татарстан Милли китапханәсендә старт алган «Керү коды» масштаблы Китапханә форумында катнаштылар. Китапханә тармагының әйдәп баручы белгечләре республикадан гына түгел, әмма илебезнең башка төбәкләреннән дә тәҗрибә уртаклаштылар, аудиторияләр белән эшләүдә инновацион алымнар белән таныштылар һәм социаль челтәрләрдә китапханәләрне алга этәрүнең нәтиҗәле кейсларын өйрәнделәр.
Форумда Татарстан Республикасының иң күп укучы гаиләләрен бүләкләү булды. Җиңүчеләр арасында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Галиева Ләйсән Рәис кызының гаиләсе дә бар. Ул ТР Милли китапханәсенең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.