Центральная детская библиотека

Япон техникасы «Кинусайга»

10 ноябрь көнне чираттагы “Әкият иҗат ит” дәресендә Япон техникасына багышланган мастер – класс үткәрелде.

Кинусайганың барлыкка килү тарихы тамырлары белән борынгы Япониягә барып тоташа. Ул заманнарда хатын-кызлар  иске кимоноларны ташламаганнар, ә аларны балалар киемнәре яки кыска накидка-хаори тегү өчен кулланганнар. Нәтиҗәдә теләсә кайсы йортта төрле төстәге корамалар җыелган, аларны кул эшләре өчен җыйганнар һәм кулланганнар, мәсәлән стена панноларын ясау өчен.

Кинусайга техникасы бөтен дөньяда тарала. Бүген аны ясау өчен кыйммәтле кимоно кисәкләре түгел, ә гади тукымалар кулланыла, ә агач такталар урынына — пенопласт.