Кир Булычев дөньясы
Язучы һәм галим Кир Булычевның туган көненә багышланган «Кир Булычев дөньясы» викторина элементлары белән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә язучының әсәрләре һәм аның турында әдәбият күрсәтелә.
Махсус QR-кодка телефон камерасын китереп, викторина сорауларына җавап бирергә һәм Кир Булычев әсәрләре буенча кроссворд чишәргә мөмкин.