Юлиан Тувимга-130 ел
«Тургай» балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре балалар язучысы Юлиан Тувимның кабатланмас шигырьләр дөньясына гаҗәеп сәяхәт ясадылар. Чара «Бер мөһим эш буенча барлык балаларга хатлар» дан башланды, шулай ук «Кошлар радиосы», «Әлифба» шигырьләре яңгырады. Базардан хуҗа хатын алып килгән бәрәңге, кәбестә, кишер, борчак, петрушка һәм чөгендерне сурәтләгән «Могҗиза – яшелчәләр» уенын балалар бик теләп уйнадылар.