Китапханәгә Экскурсия
Үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә «Тургай»балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр килде. Балалар китапханә бинасын карадылар, аның торышы белән таныштылар, китапханәнең төп кыйммәтен бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган китаплар тәшкил итүен белделәр.
Китапханәче яшь укучыларга китапханәнең ни өчен кирәклеген сөйләде; китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар һәр китапның үз «квартиркасы» барлыгын күрделәр - китап стеллажында ул булырга тиеш урын, бу китапны укырга теләгән һәр кеше аны җиңел һәм тиз мөстәкыйль таба алсын өчен.
Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды.