Шундый гаҗәеп хайваннар!
Үзәк балалар китапханәсендә Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган «Шундый гаҗәеп хайваннар!» китап күргәзмәсе ачылды. Анда мәчеләр турында фәнни-популяр һәм сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Махсус QR-кодка телефон камерасын китереп онлайн викторинада катнашу һәм кроссвордны чишү мөмкин була.