Минем җиремнең әдәби байлыгы. Габдулла Шарафи
"Минем җиремнең әдәби байлыгы" циклыннан чираттагы китап күргәзмәсе якташ язучы Габдулла Шәрәфигә багышлана. Габдулла Шәрәфи 1926 елның 29 июлендә Кече Битаман авылында туа. Әкиятләр, хикәяләр, документаль повестьлар авторы. Габдулла Шәрәфи-Бөек Ватан, Совет-япон сугышларында катнашкан. Күргәзмәдә "Аккошлар кайтыр әле",»олы Хинган аша " кебек китаплар тәкъдим ителде.
Махсус QR-кодка телефон камерасын китереп, язучының биографиясендәге кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин булачак