Китапларга кунакка
Үзәк балалар китапханәсе "Hi-Гора" бакчасы балаларын кабул итте. Очрашуда балалар китапханә буенча экскурсия ясадылар, күпме китап саклануын һәм балалар әдәбияты белән таныштылар. Балалар мавыгып китаплар «яши» торган китап киштәләрен карадылар, шулай ук «журнал сәяхәте»нә эләктеләр. Балалар төрле яшьтәге зур, иллюстрацияле, матур белешмәлекләр һәм энциклопедияләр белән таныштылар һәм кечкенә китапны күрделәр.
Китапханәче абонементта нинди китаплар булуы һәм аларның тарих, техника, үсемлекләр һәм хайваннар, куркынычсызлык әлифбасы, космос юнәлешләре буенча урнашуы турында сөйләде. Китапханәдәге һәр укучының шәхси «паспорты» — укучының формуляры икәнен белделәр.
Шулай ук балалар китапханәдән файдалану һәм уз-узеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Очрашуның икенче яртысында балалар китапханә турындагы мультикны рәхәтләнеп карадылар. Чара бик күңелле үтте.