Ул мәсәлләре белән үзен данлады
Китапханәдә бөек язучы Иван Андреевич Крыловның тууына 255 ел тулуга багышланган «Ул мәсәлләре белән үзен данлады» китап күргәзмәсе ачылды. Анда язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмәдән томикны кулга алып, Крыловның балачактан яраткан мәсәләрен искә төшерергә, яки аның биографиясе фактлары белән танышырга; аның казанышлары турында белергә мөмкин.
Махсус QR-кодларга телефон камерасын китереп, язучың биографиясендәге кызыклы фактлар белән танышырга һәм аның мәсәлләре буенча төшерелгән «Квартет» мультфильмын карарга мөмкин була.