Центральная детская библиотека

Курай моңлы әкиятче апа

Китапханәдә  1 нче Биектау мәктәбенен укучылары белән берлектә «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Сак-Сок тавышы», «Актәпи ник моңая?», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплар авторы Роза Хафизованың 95 яшьлек юбилее уңаеннан «Курай моңлы әкиятче апа» исеме астында әдәби сәгатъ узды. Чара барышында үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлаган әдибәнең тормыш юлына, иҗатына презентация ярдәмендә сәяхәт булып узды. Язучының «Кугәрчен һәм малай» притчасы  һәм «Сөенечле хәбәр » хикәясе укылып, анализ ясалды. Әңгәмәне тулыландыру максатыннан халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать ителде, табышмаклар уйнатылды . Балалар бик теләп үз фикерләре белән дә уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. “Ак тәпи ник моңая?” әкиятен укып эчтәлеген сөйләделәр.