Центральная детская библиотека

Татарстан Республикасы халыкларының әкият кәрваны

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сәхралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Габдулла Тукай

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган китап күргәзмәсендә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның әкиятләре тәкъдим ителде