Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Өлкәннәр көне

1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне-якты һәм матур бәйрәм . Әлеге бәйрәм уңаеннан Ямаширмә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр өчен ял кичәсе үткәрде. Безнең өлкән буын мәдәният йорты һәм китапханә тормышында актив катнашалар. Кичә китапханәченең өлкәннәр көне белән котлавы белән башланып китте. Аннары кунаклар, чәй эчкәндә иркенләп аралашып, яшьлек елларын искә төшерделәр, шаян конкурсларда катнаштылар.