Камал Саттарова
Беренче татар дикторларының берсе булган Камал Максум кызы Саттарова 1923 елның 30 июлендә элеккеге Дөбъяз, хәзерге Биектау районының Торнаяз авылында туа. 1943 елның февраленнән 1981 елның ноябренә кадәр ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты дикторы, берничә тапшыруның алып баручысы. Казан кинохроника студиясенең документаль фильмнарына тавыш яздыруда катнаша. Татар телендәге радиотапшырулар үсешенә зур өлеш кертә.