Минем туган илем
Россия көне милләт бердәмлеген, ирекне, тынычлык һәм татулыкны символлаштыра. Без Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык тотабыз. Һәр кеше үз тамырларын белергә, үз халкының үткәнен искә алырга һәм үз Ватанын яратырга тиеш. Бәйрәм уңаеннан Ямаширмә авыл китапханәсе «Минем туган илем»исемле тарих сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, илнең дәүләт символлары турында сөйләде. Шулай ук безнең күпмилләтле Ватаныбыз турында әңгәмә үткәрелде. Соңыннан яшь укучылар «Россия турында без нәрсә беләбез» дигән викторинада катнаштылар.