Китап битләрендә сугыш
Бөек Ватан сугышы турында бик күп китаплар язылган. Алар кешеләрнең Ватан хакына, кадерле Һәм изге нәрсәләрне яклау өчен кылган батырлыклары турында сөйлиләр. Сугыш турындагы әдәби әсәрләр тыныч тормыш өчен көрәшкән кешеләрнең - өлкәннәрнең һәм балаларның уй-хисләрен саклый. Алар белән бергә без сугыш авырлыкларын узабыз, һәлак булганнарны искә алабыз, батырлыклар кылабыз һәм тыныч вакыт турында хыялланабыз.