Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы

«Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру кысаларында Ямаширмә авыл китапханәсе 9, 11 сыйныф укучылары өчен тарихның иң әһәмиятле чорларына –Бөек Ватан сугышына багышланган интеллектуаль - танып белү уены үткәрде. Интеллектуаль уен 7 турдан торды: «Сугыш геройлары», «Җиңү коралы», «Җиңү һәм аның бәясе» «Борылышлы сугышлар,», «Сугыш җырлары», «Герой - шәһәрләр», «Марш –бросок», «шифрлаучы». Уен барышында яшүсмерләр Бөек Ватан сугышының кызыклы фактларын һәм зур бәрелешләрен искә төшерделәр, шифрланган фразаларны чиштеләр, агитация плакатларындагы язуларны торгыздылар, сугыш җырларының исемнәрен белделәр һәм Ватан тарихын белүнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр