Күңелле мультфильм иленә сәяхәт
Ямаширмә авыл китапханәсендә «Күңелле мультфильм иленә сәяхәт» исемле танып – белү уен программасы узды. Бүгенге көндә тормышыбызны мультфильмнардан башка күз алдына китерүе кыен: сөйкемле, игелекле, көлкеле һәм күңелле. Аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата, моны бөтен кеше дә әйтмәсә дә! Яхшы мультфильм дуслашырга һәм теләктәшлек күрсәтергә, иптәшләргә ярдәм итәргә һәм көчсезләрне якларга, юмарт һәм киң күңелле булырга, туганнарыңны һәм якыннарыңны яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә. Искиткеч совет мультфильмнары иле буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәбез. Чара барышында китапханәче «Союзмультфильм» киностудиясенең барлыкка килү тарихы һәм мультфильмнарның ничек барлыкка килүе турында сөйләде.