Россиядә үз батырын хәтерләмәгән гаилә юк
«Россиядә үз батырын хәтерләмәгән гаилә юк» - Ямаширмә авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына багышланган батырлык сәгате шундый исем астында узды. Сүз кайнар нокталарда катнашкан якташларыбыз турында барды, алар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашалар . Шулай ук Чечня, Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында да альбомнар ярдәмендә чарада катнашучылар аларның биографиясе, хәзерге вакытта ни белән шөгыльләнүләре турында белделәр