Алар мәңге яшь
Ямаширмә авыл китапханәсе яшь антифашистлар көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышы фронтларында өлкәннәр белән беррәттән сугышкан яшь геройлар белән таныштылар. Яшь булуларына карамастан, Бөек Ватан сугышы елларында пионерлар Ватанны басып алучылар кулыннан азат итүдә актив катнашканнар. Аерым казанышлары, батырлыклары өчен күп кенә малайлар һәм кызлар Советлар Союзы Герое исеменә лаек. Балалар аларның нигездә разведчиклар, шартлаткычлар, элемтәчеләр булып партизан отрядларында сугышканнарын белделәр.