Китаплар шифаханәсе
Ямаширмә авыл китапханә «Китаплар шифаханәсе» клуб формированиесенең чираттагы утырышында балалар белән «Шифаханәдә» дип аталган сюжетлы - рольле уен уйнадылар. Уен шартларын игътибар белән өйрәнгәннән соң, балалар уен белән кызыксындылар, ни өчен нәкъ менә бу персонажның булуын аңлатып, үзләре өчен рольләр сайладылар. Авыру, табиб, шәфкать туташлары үзләрен ничек тотарга, нәрсә ярамый, нәрсә ярый дип фикер алыштылар. Авыру китапны «дәвалау» процессын бик игътибар белән карадылар. Утырыш барышында китаптан файдалану кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр.