Ул кошлар һәм җәнлекләр телен белгән
Ямаширмә авыл китапханәсе үз укучылары өчен Н. Сладковның тууына 105 ел тулу уңаеннан «Ул кошлар һәм җәнлекләр телен белгән» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Балалар нәкъ менә хайваннар, табигать, табигать күренешләре турындагы китапларны бик яраталар. Язучы-натуралист Николай Иванович Сладков китапларында болар барысы да матур һәм аңлаешлы итеп күрсәтелгән. Балалар язучының үзе турында бик күп яңалыклар белделәр, соңыннан сорауларга җавап бирделәр, үзләре кызыксындырган сорауларларга җавап эзләделәр. Күпләрне аны ни өчен язучы - натуралист дип атаулары, үз хикәяләре өчен теманы кайдан табуы кызыксындырды.