Табигатьнең йөз төрле сере
Ямаширмә авыл китапханәсе мәктәп яны лагеренда «Тере табигатьнең йөз сере» дигән экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеге, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеге, кешенең әйләнә - тирә мохиткә нинди йогынты ясавы һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында белделәр. Шулай ук балаларга республикабызның табигате турындагы китаплар, шул исәптән Кызыл китап та тәкъдим ителде. Алар бу китапның ни өчен төзелгәнлеген, аңа нәрсә кергәнен белделәр. Чара азагында сорауларга җавап бирделәр һәм ребусларны чиштеләр.