Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Вакыт һәм технологияләр

Ямаширмә авыл китапханәсендә  Пушкин картасы кысаларында Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара узды. Катнашучылар күптән үткән тарихи чорлар буенча танып-белү сәяхәтендәбулдылар.  Чара барышында үзләренең белемнәрен тикшерделәр, билгеле бер вакытка һәм тармакка кагылышлы кызыклы яңа фактлар турында белделәр. фантаст язучыларның китапларында күрсәтелгән фәнни ачышларның хәзерге заманда кулланышта булулары на мисаллар  таптылар. Бу эштә аларга китап күргәзмәсе һәм «Китапларда алдан әйтелгән фәнни уйлап табулар»исемле тематик папка ярдәм итте. Чара нәтиҗәсендә һәркем үзенең тарих турындагы белемнәрен бәяли, танылган уйлап табучылар һәм уйлап табулар турында мәгълүмат җыя, дөньяга карашын киңәйтә, шулай ук фәнни-популяр әдәбият дөньясына чума алды.