Татар орнаментларында халык тарихы
Китапханәдә "Пушкин картасы" проекты кысаларында фольклор сәгате узды. Китапханәче, күргәзмәдәге китапларга кыскача күзәтү ясап, татар орнаментларындагы төп элементлар белән таныштырды. Чакырылган кунак - элекке тарих укытучысы Хөсәенова Асия укучыларга шул элементлар булган чигеш үрнәкләрен, татар бизәгендә төсләрнең ничек ярашуын күрсәтте.