Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Республикам гербы

Татар Әйшәсе авыл китапханәсе Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган танып-белү чарасы оештырды. Чараның максаты-яшь укучыларда туган як символикасы белән кызыксыну уяту, Татарстанның дәүләт символларын популярлаштыру һәм кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
 
Китапханәче Татарстан гербы, аның тарихы һәм һәр элементының әһәмияте турында сөйләүдән башлады. Аннары балаларның дәүләт символикасы турындагы белемнәрен, аларның эрудициясен һәм игътибарлылыгын тикшерүче викторина узды. Чара балаларда гражданлык, патриотлык тәрбияләүгә һәм мәдәни үзаңны үстерүгә ярдәм итте.