Куркынычсыз интернет көне
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе куркынычсыз интернет көненә багышланган - оештырды. Чараның максаты - яшүсмерләрнең шәхси мәгълүматны яклау һәм цифрлы дөньяда имин эшләү турында хәбәрдарлыгын арттыру.
Яшүсмерләргә интернетта мошенниклык, мәгълүматлар урлау һәм зарарлы программалар кебек янаулар турында сөйләделәр. Китапханәче куркынычларны булдырмау буенча гамәли киңәшләр белән уртаклашты. Чара үз максатына иреште: яшүсмерләр киберкуркынычсызлык турында күбрәк белделәр һәм цифрлы технологияләрне куллануга җаваплырак карый башладылар.