Вакыт битләрен ачып: Солтан Шәмси китаплары
Татар Әйшәсе авылы китапханәсендә танылган язучы Солтан Шәмсинең тууына 80 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Биектау районында туган Шәмси-тарихчы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул шулай ук Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты. Әдип үзенең проза әсәрләре, хикәяләре, повестьлары һәм татар халкы тарихы, аерым алганда, Алтын Урда чоры буенча хезмәтләре белән билгеле. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады, Солтан Шәмси тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, шулай ук аның китапларын тәкъдим итте.