Йөрәк моңы: Афанасий Фет иҗаты битләре
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе шигърият сөючеләр өчен XIX гасырның бөек рус шагыйре Афанасий Афанасьевич Фетның тууына 205 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китапханәче шагыйрьнең биографиясе һәм иҗат юлы турында сөйләде. Килүчеләр нәфис пейзаж рәсемнәре, моңлы шигырьләре һәм тормыш, мәхәббәт һәм табигать турында тирән уйланулары белән танылган сүз рәссамының уникаль дөньясына чумдылар.