"Моңсу тарихның яхшы дәресләре..."
Татар Әйшәсе авылы китапханәсендә язучы Гавриил Троепольскийның юбилеена багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә язучының иҗаты турында сөйләде, «Белый Бим Черное ухо»повестена аерым игътибар бирде. Китапта күтәрелгән җаваплылык, игелек һәм кешелеклелек темасы турында фикер алыштылар.