Халыклар бердәмлеге көне
Россиялеләр 4 ноябрьдә билгеләп үткән Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 1612 ел вакыйгаларын — Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе тарафыннан Мәскәүне поляк басып алучыларыннан азат итүне искә алып, Татар Әйшәсе авыл китапханәсе мәгълүмат сәгате үткәрде. Презентация ярдәмендә балалар Русьның тарихи үткәненә сәяхәт кылдылар. Китапханәче Бөек рус кенәзе Дмитрий Пожарский һәм милли каһарман Кузьма Минин, шулай ук Бөек баһадирлар, батыр кенәзләр һәм әһәмиятле сугышлар турында сөйләде. Россия халыкларының патриотлыгына аерым игътибар бирелде: руслар белән бергә Ватан өчен көрәштә татарлар, чуашлар, мордвалар һәм удмуртлар да катнашты.
Бу көнгә оештырылган китап күргәзмәсендә Россиянең тарихы, мәдәнияте һәм героик үткәне турында китаплар тәкъдим ителгән.