29 октябрь - Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне
29 октябрьдә ел саен Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне Татар Әйшәсе авыл китапханәсе һәм авыл клубы «Аралашу»клубы әгъзалары өчен профилактик әңгәмә үткәрде.
Инсульт-дөньяда үлем һәм инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе. Аны алдан әйтеп булмый, ләкин куркынычны киметергә мөмкин. Тиз һәм дөрес медицина ярдәме авыруның нәтиҗәсе өчен бик мөһим, әмма күпләр аны вакытында ала алмый.
Очрашуда авыл ФАПы фельдшеры чыгыш ясап, инсультның алты төп билгесе турында сөйләде. Ул катнашучыларны әлеге куркыныч хәлнең килеп чыгу ихтималын киметергә ярдәм итәчәк профилактика чаралары белән җентекләп таныштырды. Китапханәче очрашуда катнашучыларга китапханәдә тәкъдим ителгән тема буенча әдәбият белән танышырга тәкъдим итте.