Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Джанни Родариның тууына 105 ел

Татар-Әйшә авыл китапханәсе Итальян язучысы Джанни Родариның тылсымлы әкиятләр дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт уздырды.

Чара аның тууына 105 ел тулуга багышланган иде. Китапханәче Родариның тормышы һәм иҗаты, аның балаларның яраткан авторы булуы турында сөйләде. Балалар аның китапларындагы күренекле геройлар-Чиполлино, Джельсомино һәм башка күренекле персонажлар белән таныштылар.

Балалар белән бергә яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм гаделлек темалары, шулай ук Родариның һәр әкиятендә яшеренгән мөһим әхлакый дәресләр турында фикер алыштылар