Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Туган як җылысы

Биектау районының 90 еллыгы уңаеннан «Туган як җылысы»дигән тематик кичә үткәрелде. Китапханәче авылның килеп чыгышы, исемнәрнең риваятьләр белән бәйләнеше турында сөйләде. Шулай ук авылга панорама күренеше төшерелгән фотозона да ачылды, анда үзеңне туган җирләреңә кош очышы биеклегеннән карап торгандай хис итәргә мөмкин иде.