«Алар сугыш турында яздылар»
Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә фронтовик язучыларның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Биредә Михаил Шолохов, Василий Гроссман, Константин Симонов, Алексей Толстой, Борис Васильев, Юрий Бондарев һәм Владимир Богомолов кебек авторларның әсәрләре белән танышырга мөмкин. Аларның китаплары Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы символына әверелде. Бу әдипләрнең һәр әсәре тирән хисләр, якты образлар һәм тарихи дөреслеккә тугрылык белән тулы. Китапханә әдәби мирасны кадерләп саклый, укучыларга Ватан әдәбияты шедеврларына кагылырга тәкъдим итә.