Александр Иванович Купринның 155 ел тулуга
Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә мәшһүр прозаик һәм публицист Александр Иванович Купринның тууына 155 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады, ул Куприн прозасының иң яхшы битләрен тагын бер кат искә төшерергә, шулай ук язучының тормыш һәм иҗат юлын күзәтергә, рус сүзенең матурлыгын һәм аның геройлары образларының байлыгын тоярга мөмкинлек бирде.