Драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе бөек сәхнә остасы, танылган татар язучысы-драматургы Таҗи Гыйззәткә багышланган «Халыкчан иҗат иясе» юбилей күргәзмәсен оештырды. Китапханәче драмматург иҗатына күзәтү ясады һәм төп әсәрләре белән таныштырды. Укучылар белән бергә Татарстан Республикасы театрлары сәхнәсендә куелган театр спектакльләрен искә алдылар һәм персонажларның характерлары турында фикер алыштылар.