Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Беслан: онытылмаслык авырту

Татар-Әйшә авыл китапханәсе ел саен 3 сентябрьдә Беслан фаҗигасе уңаеннан билгеләп үтелә торган террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланган истәлекле чара оештырды. Программада шул дәһшәтле көннәр вакыйгалары турында сөйләүче документаль фильмнар тәкъдим ителде. Алып баручылар террорчылыкның барлыкка килү сәбәпләре, аңа каршы көрәш формалары һәм һәр гражданин өчен кирәкле саклык чаралары турында әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар үз фикерләрен әйттеләр һәм куркынычсызлыкның мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чараның максаты-террор корбаннарын искә алу, кеше тормышының кыйммәтен ассызыклау.