Безнең кече ватаныбыз-Татарстан
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе туган якны өйрәнү сәгате үткәрде, аның барышында китапханәче «Аралашу» кызыксынулар клубы әгъзаларын республиканың гаҗәеп тарихы һәм мәдәнияте, уникаль традицияләре белән таныштырды, алар белән бергә Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрьләрнең, композиторларның һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар, туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар.