Александр Гринның тууына 145 ел
Татар Әйшәсе китапханәсе китап яратучыларны Александр Степанович Грин әсәрләренең тылсымлы дөньясына чумарга чакыра. Аның исеме романтика, маҗаралар һәм намуслылык символына әверелде. Китапханәдә Безгә яктылык, өмет һәм могҗизага ышаныч белән тулы онытылмаслык тарихлар бүләк иткән талантлы язучының тууына 145 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Килүчеләрне аның тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч хикәяләр, танылган романнарының сирәк басмалары («Алые паруса», «Бегущая по волнам»), хикәяләр җыентыклары һәм көндәлек язмалары көтә. Хыяллану һәм могҗизаларга ышану белән тулы Грин образларының матурлыгын үзегез өчен яңадан ачыгыз.