Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне
Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә Татар Әйшәсе авыл китапханәсе файдалы мәгълүматка бай бер сәгать үткәрде, анда наркотикларның яшьләр сәламәтлегенә һәм тормышына тәэсире темасына кагылышлы мөһим сорауларга җаваплар бирелде. Чара барышында балалар презентация ярдәмендә наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре, куркыныч матдәләрне ничек танып белү һәм кайдан ярдәм эзләү турында белделәр. Китапханәче наркомания проблемасына багышланган материаллар күргәзмәсенә күзәтү ясады.